2 мартта Казан шәһәрендә гомуми белем бирү мәктәпләре командалары арасында бадминтон буенча Бөтенроссия ярышларының республика этабы узды. Тренер Хәмзә Юнысов җитәкчелегендә Борындык төп мәктәбе бадминтончыларының өлкән яшь төркемендә ышанычлы җиңүе белән тәмамланды һәм алар чираттагы тапкыр Бөтенроссия этабында Татарстан Республикасы данын яклау хокукын алдылар. Безнең команда өчен Адилә Хөснетдинова, Диана Гобәйдуллина, Алмаз Шиһапов һәм Рияз Гыймадиев чыгыш ясады. Кече яшь төркемендә бу ярышларда, тренер Юрий Григорьев җитәкчелегендә Федоровское урта мәктәбе командасы чыгыш ясады һәм бронза медальләргә лаек булды. Барлык спортсменнарны бу уңышлары белән котлыйбыз һәм алга таба да җиңүләр телибез!
