Татарстан Республикасы Питрәч районы Пенсия фонды идарәсе бүлекчәсе хезмәткә яраксыз гражданнарны карап тәрбияләгән өчен айлык компенсацион түләү рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыгын искә төшерә. Әлеге түләунең күләме 1200 сум, ул тәрбиягә алынган өлкән яшьтәге кешенең пенсиясе белән бергә түләнә.
Кичә район башлыгы урынбасары Хәялиев Р.Р. Борындык авылында яшәүче Хөснетдиновлар гаиләсен чын күңелдән 3 бала туу белән котлады. Баланың бәхетле һәм игелекле язмышы, якты киләчәге һәм нык сәламәтлек теләде. Гаиләдә һәрвакыт бәйрәм булсын, үзара аңлашу, муллык һәм уңайлылык булсын. Сезне елмаюыгыз, кечкенә һәм зур уңышларыгыз һәм нык балалар объятияләре белән сөендерсен.Шул хөрмәттән аларга коляска тапшырды.
Бүгенге көндә Кайбыч муниципаль районында 12 бала тууы теркәлгән.
14 мартта 11:00 сәгатьтә Казан дәүләт аграр университеты Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә Ачык ишекләр көне үткәрә.
"Ветеран белән якшәмбе көн" социаль проекты кысаларында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлия Нигъмәтҗанова Бөек Ватан сугышы ветераны, «блокадалы Ленинградта яшәүче» Латипова Тәскирә Фәттаховнада булды.
Бүген «Салават күпере» ндә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган смотр-конкурсы узды.
Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама Тамагы, Кайбыч районнарындагы территориаль бүлеге, ел саен 15 мартта билгеләп үтелә торган Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан, 2020 елның 11 мартыннан 25 мартына кадәр товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр сатып алу мәсьәләләре буенча, шул исәптән интернет аша, 2-12-46 телефоны буенча тематик «кайнар линия» үткәрүне оештыра.
Имтиханның формаль ягын белү һәм аңа ияләшү, белем дәрәҗәсен тикшерү өчен, бүген мәгариф үзәгенең Олы Кайбыч мәктәбе базасында химия буенча сынау имтиханы узды.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта «Татэнергосбыт» торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә бердәм түләү документына электр белән тәэмин итү хезмәтен кертү буенча эшләрне тәмамлый.
Бүген Кайбыч муниципаль районының делегациясе район башлыгы Альберт Рәхматуллин җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында «Татарстан Республикасында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча " зона семинар-киңәшмәсендә катнашты.
Бүгенге көндә Татарстанда 1 млн 655 мең җир кишәрлеге кадастр исәбенә куелган, шуларның 47 меңнән артыгы 2019 елда башкарылган.