«Үлемсез полк Онлайн»

2020 елның 3 мае, якшәмбе

   Герасимов Трофим Герасим улы, 1906 елгы. Ике тапкыр яраланган. Беренче яраланганнан соң яңадан фронтка китә. Икенчесеннән соң демобилизацияләнә. Медальләр белән бүләкләнә. Безнең бабаларыбыз безгә тормыш һәм тыныч күк бирде #Без хәтерлибез-без горурланабыз!

             

  Без аларны һәрчак истә тотачакбыз.

Минем бабам Нигъмәтуллин Хәмзә Тимергали улы 1942 елда 18 яшендә Бөек Ватан сугышына китте. Ул дүртенче полкының 312 нче дивизиясендә пулеметчик булып хезмәт итә. Бабам Калуга өлкәсендә, Курск дугасында дошман танкларына каршы, Харьков, Орел, Белгород шәһәрләрен фашист илбасарларыннан азат итүдә көрәшә. 1945 елның августында туган ягына кайта.

Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен ул Кызыл Йолдыз ордены, I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены һәм күпсанлы медальләр белән бүләкләнә.

Безнең бабаларыбыз фашистлардан безнең Ватаныбызны азат итеп, Бөек җиңүне яулады. Алар безгә ирекле бәхетле тормыш яуладылар. Аларга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез, аларны һәрчак истә тотачакбыз.

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Татарстанда Үлемсез полк Онлайн» акциясендә катнаша алуым өчен бик шат.

Герасимов Трофим Герасим улы, 1906 елгы. Ике тапкыр яраланган. Беренче яраланганнан соң яңадан фронтка китә. Икенчесеннән соң демобилизацияләнә. Медальләр белән бүләкләнә. Безнең бабаларыбыз безгә тормыш һәм тыныч күк бирде #Без хәтерлибез-без горурланабыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International