Шушы көннәрдә Кайбыч муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Петухова Фәния Фәрит кызы Кошман авылында яшәүче пенсионер - педагог Нафикова Рушания Мөхәммәтшин кызын юбилее белән котлады. Аңа озын гомер, нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, күңел тынычлыгы, якыннарының кайгыртучан игътибары, игелек, мәхәббәт һәм хөрмәт теләде.
Яңа коронавирус йогышы (COVID-19) авыруының симптомнары гадәти грипп симптомнары белән охшаш:
• югары температура
• баш авырту
• хәлсезлек
• ютәл
• авыр сулыш
• мускулларда авырту
• күңелсезлек
• диарея
14 март көнне Олы Кайбыч авылында «Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексында 2008-2009 нчы елгы, 2010 нчы елгы һәм аннан да яшьрәк укучылар арасында бадминтон буенча, гомуми белем бирү мәктәпләренең 7 нче, 8-9 нчы, 10-11 нче сыйныф укучылары арасында йөзү буенча ярышлар узды.
13 март көнне Федоровски урта мәктәбе базасында 11 сыйныф укучылары һәм район педагоглары өчен химия һәм физика фәненнән Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек буенча укыту семинары узды.
Бу истәлекле көнне кулланучылар хокукларын яклау җәмгыяте хезмәткәрләрен һәм хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучыларның үзләрен бәйрәм белән котлыйбым!
Март аеннан электр энергиясе өчен "Татэнергосбыт" тан аерым квитанция алынмаячак.
Бүген Кайбыч районы Галия Кайбицкая исемендәге музейда районның яшь гражданнарына тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасы узды.
Әйдәгез, бергә һәм тату итеп Кайбыч районы бренды өчен ТАССРның 100 еллыгына тавыш бирик.
Тавыш бирү сайтына сылтама: http://100brand.ru/
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2020 елның гыйнвар – февраль айларындагы эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов үткәрде.
2020 нче елда Кайбыч муниципаль районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарына« 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» юбилей медальләре тапшырыла.