Казан янында саклау чиген төзү Бөек Ватан сугышы елларында тыл тормышы тарихларының иң якты, һәм күрсәтмәле сәхифәләренең берсе, якташларыбызның батырларча хезмәте үрнәге булып тора. Нәкъ менә гади кешеләрнең хезмәте илгә авыр сугыш шартларында исән калырга һәм Җиңүне якынайтырга ярдәм итте.
Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Кайбыч районы башлыгы А.И. Рәхматуллин безнең ватандашларыбыз хөрмәтенә төзелә торган һәйкәл янында булды.
“Казан каймасы” төзүдә катнашкан ватандашларыбыз хөрмәтенә һәйкәл төзелешен 9 майга тәмамлау планлаштырыла.