Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхматуллин бу атнаның төп бурычларын билгеләде

2020 елның 6 мае, чәршәмбе

Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхматуллин видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәдә бу атнага төп бурычларны билгеләде:

1. Чәчү эшләрен 10 майга кадәр төгәлләргә.

2. Муниципаль берәмлек һәм бизнес вәкилләре көче белән Җиңү көненә азык-төлек җыелмалары тапшырырга.

3. Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына, Бөек Ватан сугышында катнашучының йорт ишегалдын җыештырырга һәм төзекләндерергә.

4. 9 майга кадәр Кайбыч районының 75 еллык Бөек Ватан сугышы һәйкәлләре һәм территорияләрен төзекләндерү буенча ремонт эшләрен төгәлләргә.

5. Ветераннарны котлау һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан куелган һәйкәлләргә веноклар салу эшен оештырырга.

Шулай ук район халкын төрле акциядә катнашырга чакырды:

1. Үз йортың ишегалдында яки дача участогында агач утыртыгыз, һәм фотоны социаль челтәрләрдә #СадПамяти#СадПамятидома#Посадисвоедерево хештегы белән урнаштырыгыз.

2. Туган кешенең фотосурәтен яки портретын алып, гаилә белән өстәл артына җыелыгыз, Бөек Ватан сугышында катнашкан туганыгызны искә төшерегез, аның турында балаларга сөйләгез. #Бессмертныйполкдома #мойполкдома хештегы белән социаль челтәрдә бастырыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International