ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2020 ел
җомга

6 апрельдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2020 елның I кварталындагы эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмә видеоконференция режимында узды, ул Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәсилегендә узды.


9
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

1. 09.04.2020. - М.Кәримнең Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Сеңелем» нәфис фильмын күрсәтү. Башлана: 18: 00

2. 10.04.2020. - Х.Ибраһимның «Ак җилкән» халык театры архивыннан «Ялгыз каен кузе» спектаклен күрсәтү. Башлана: 18: 00

3. 15.04.2020. - М. Бәрлебаш авыл клубы методисты Илгиз Борһанов чыгышы. Башлана: 18: 00

4. 16.04.2020. «Ак җилкән» халык театры архивыннан Т.Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» спектаклен күрсәтү. Башлана: 18: 00

5. 17.04.2020. - Автор-башкаручы Илгиз Насыйров чыгыш ясады. Башлана: 18: 00

Барлык чаралар да instagram kaibitskiidk аккаунтында узачак

2020 елның маенда Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И. Заһидуллин Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районында яшәүче гражданнарны юридик ярдәм күрсәтү максатларында видеоконференцэлемтә режимында кабул итү планлаштырыла.

Кергән сорауларны министрлыкка 20.04.202020 гә кадәр электрон рәвештә, электрон почта адресына җибәрергә кирәк Yuliya.Magdieva@tatar.ru.

Видеоконференцэлемтә үткәрү датасы һәм вакыты турында өстәмә хәбәр ителәчәк.


8
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2020 елда матди-техник базаны ныгытуга грант бирү өчен авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын сайлап алу конкурсы башлануы турында игълан итә.

2020 елдан ана капиталының суммасы  арту сәбәпле элеккеге сумма  күрсәтелгән сертификатларны яңасына  алыштырырга кирәкми. Бу хакта  Россия Пенсия фондының Татарстан  Бүлекчәсе хәбәр итә.

Быел Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 140 мең тонна ташламалы дизель ягулыгы алачак. Аграрчылардан заявкалар килә башлады һәм шартнамәләр төзелә. Барлыкка килгән эпидемиологик вәзгыятькә бәйле барлык документлар электрон рәвештә racin.ru сайтында тутырыла.


7
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Галия Кайбицкая исемендәге музей, район мәгариф бүлеге белән берлектә, бугеннән «Без - Тукай оныклары!» марафонына старт бирә. Марафонда 3 яшьтән 7 яшькәчә балалар катнаша ала. Моның өчен баланың Тукай шигырен сәнгатьле итеп сөйләгәнен видеотасмага яздырырга һәм язманы mk.kajb.museum@tatar.ru адресы буенча жибәрергә кирәк. Шигырьләрне әти-әниләр, апа-абыйлар белән бергә рольләргә бүлеп өйрәнергә дә мөмкин. Балагызның исем-фамилиясен, кайда яшәгәнлеген һәм яшен күрсәтергә онытмагыз.  Марафон барышы безнең инстаграм челтәрендәге muzeigaliikaybitskoy  битендә бирелеп барачак. Нәтиҗәләр Тукай туган көнендә - 26 апрельдә ясалачак.

 Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча, Пенсия фонды моңа кадәр закон нигезендә теге яисә бу төр ярдәмгә хокукы барлыкны тиешле документлар тапшырып расларга кирәк булган түләүләрне гариза белән мөрәҗәгать итмичә генә озайту эшенэ кереште. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге хәбәр итә.

Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

6 апрель көнне Иске Тәрбит авыл җирлеге башлыгы сигналы буенча профилактик исәптә торучы гаиләләр дә уртак рейд оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International