Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлавы

2020 елның 25 мае, дүшәмбе

Хөрмәтле мәгариф хезмәткәрләре, укучылар, ата-аналар, чыгарылыш сыйныф укучылары! Сезне Соңгы кыңгырау бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм! Сез уку елын коронавирус пандемиясе белән бәйле махсус шартларда тәмамлыйсыз.
Алда сезне җаваплы имтиханнар чоры һәм тулы бер тормыш көтә. Тормышыгыз үзегезнең кулларда, киләчәккә сезгә бик матур башлангыч бирелде. Моның өчен сезне укыткан укытучыларга рәхмәт. Бу еллар дәвамында алар белем биреп кенә калмыйча, сезне гражданлык, ватанпәрвәрлек, әхлаклылык кебек сыйфатларга да өйрәтте. Аерым рәхмәт сүзләремне ата-аналарга җиткерәм.Балаларының уңышлары аларга яратулары, кайгыртучанлыклары, сабырлыклары өчен бүләк булсын.
Берничә елдан сез, кадерле укучылар, бергәләп Кайбыч районын алга таба үстерү, нык һәм көчле территориянең киләчәген төзү өчен, яшь белгечләр буларак әйләнеп кайтырсыз. Бүген сезгә үз мөмкинлекләрегезне тормышка ашыру, шәхси үсеш өчен барлык юллар ачык.
Тормышта сайлаган юлыгыз дөрес булсын, өмет-хыялларыгыз тормышка ашсын. Бәхет, сәламәтлек һәм үз көчегезгә ышаныч телим! Имтиханнарыгызны уңышлы тапшырырга насыйп булсын! Хәерле юл сезгә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International