Бүген Россия эшмәкәрләре көне бәйрәм ителә!

2020 елның 26 мае, сишәмбе

Сезне чын күңелдән Россия эшмәкәрләре көне белән котлыйм! Эшмәкәр булу-ул көндәлек үҗәтлек, рух көче һәм тәвәккәллек таләп итә торган хезмәт.

Бүген эшмәкәр булу җиңел түгел, әмма бу бер үк вакытта мактаулы да. Бүген сез – ирешелгәннәрдә тукталып калмый, төрле өлкәләрне үстерә һәм күп кенә социаль проблемаларны хәл итүгә үз өлешегезне кертәсез. Мондый талант, хезмәт сөючәнлек, максатчанлык хөрмәткә һәм ярдәмгә лаек.

Сезгә ныклы сәламәтлек, үз көчләрегезгә ышаныч, идеяларыгызны тормышка ашырырга язсын. Эшегез сезгә канәгатьлек китерсен һәм җәмгыятькә – файда булсын.

Кайбыч муниципаль район башлыгы                                                         А. И. Рәхмәтуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International