ЯҢАЛЫКЛАР


14
гыйнвар, 2013 ел
дүшәмбе
Шушы көннәрдә Ульянково авылында гомер кичерүче Анна Куфелкина үзенең 95 еллык юбилеен билгеләп үтте. Муниципаль район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев юбилярга Россия Федерациясе Президентының җылы сүзләр белән язылган котлау открыткасын, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Әбигә ныклы сәламәтлек, балалары, оныклары, оныкчыкларын куандырып, озын гомер кичерүен теләде.
Мәлки авыл кулланучылар җәмгыяте җитәкчелегенең сәүдә хезмәткәрләренә куйган таләбе: сатып алучы һәрвакыт хаклы, дигән принципка таянып эшләү. 11 гыйнварда Мәлки җәмәгать үзәгендә узган уполномоченныйлар җыелышында җәмгыять рәисе Светлана Журавлева чыгышында әлеге фикер кызыл җеп булып ятты.

11
гыйнвар, 2013 ел
җомга
Мөрәледәге яңартылган мәдәният йортында, Мәлкидәге күп функцияле үзәктә республиканың танылган артистлары чыгыш ясады.
5 гыйнварда район үзәк сырхауханәсендә 2013 елның беренче баласы дөньяга аваз салды.
Кышкы каникуллар вакытында Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары Яшел Үзәндәге Норлат Балалар йортына Яңа ел бүләкләре илтеп кайтты.
10 гыйнварда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгында министрның терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов рәислегендә 2012 елда терлекчелек тармагында башкарылган эш нәтиҗәләренә йомгак ясауга багышланган республика киңәшмәсе булды.

10
гыйнвар, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Районда спортның кышкы төрләренә старт бирелде. Спорт сөюче укучылар бу чорны көтеп ала.
Яңа ел бәйрәмнәре көннәрен яшьләр файдалы һәм күңелле үткәрергә тырышты. Раштуа бәйрәме уңаеннан “Гөбенә” агрофирмасы 5 гыйнварда Чүти урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында ир-егетләр арасында волейбол буенча турнир үткәрде.

8
гыйнвар, 2013 ел
сишәмбе
Бүген “Гөбенә” агрофирмасында узган киңәшмәдә 2013 елда терлекчелек тармагын тагын да нәтиҗәлерәк итү юллары турында фикер алыштылар.

7
гыйнвар, 2013 ел
дүшәмбе
Районыбыздагы сәламәтлек саклау тармагының автопаркы тагын бер “УАЗ” машинасына яңарды. Үзәк сырхауханәнең баш врачы Газимагомед Магомедов әйтеп узганча, узган елның соңгы көннәрендә кайткан әлеге ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы Зур Подберезьедагы амбулаториягә тапшырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International