Яңа ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы

2013 елның 7 гыйнвары, дүшәмбе
Районыбыздагы сәламәтлек саклау тармагының автопаркы тагын бер “УАЗ” машинасына яңарды. Үзәк сырхауханәнең баш врачы Газимагомед Магомедов әйтеп узганча, узган елның соңгы көннәрендә кайткан әлеге ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы Зур Подберезьедагы амбулаториягә тапшырыла.

Яңа машина сәламәтлек саклау системасын модернизацияләү программасы нигезендә федераль акчага алынган. 30 декабрь көнне республика районнарына тантаналы төстә 63 “УАЗ” машинасы бирелде. Машина ачкычлары тапшыру тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов катнашты. Президент әйтеп узганча, ашыгыч ярдәм күрсәтү машиналары табиблар һәм фельдшерлар авырулар янына вакытында барып җитсен өчен бирелә. Ашыгыч ярдәм күрсәтү машиналары белән тәэмин итү әле моның белән генә чикләнми: гыйнвар аенда республикага кайтачак 60тан артык “Форд Транзит” машинасының берсе Кайбычка бирелер дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International