Беренчесе – малай

2013 елның 11 гыйнвары, җомга

5 гыйнварда район үзәк сырхауханәсендә 2013 елның беренче баласы дөньяга аваз салды.

 

Бу көнне Чүти авылында туып-үскән Гүзәл Хисаметдинова 2 килограмм 934 грамм авырлыктагы малай тапты. Гаи­ләдә беренче булып туган балага Рәсил дип исем куштылар. Гүзәл үзе Комсомол районының Урмай авылында кияү­дә, гаиләсе белән шунда яши. Сырхауханәнең ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлегеннән хәбәр иткәнчә, бәйрәм көннә­рен­дә салкын тидереп авырган 27 кеше еш мөрәҗәгать иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International