Әлеге турнирда “Гөбенә” агрофирмасы, Зур Тәрбит авылы, Иске Тәрбит мәктәбе, Кошман, Кече Мәме, Иске Чәчкаб һәм Чувашиянең Комсомол районына кергән Энәле командалары катнашты. Кискен көрәштә “Гөбенә” агрофирмасы командасы җиңүгә иреште. Энәлелеләр икенче урынны яуласа, Иске Тәрбит мәктәбе командасы өченче урынга чыкты. Җиңүчеләргә, призлы урыннарны яулаган командаларга “Гөбенә” агрофирмасы истәлекле бүләкләр әзерләгән иде.