Анна Николаевна гыйбрәтле, мәгънәле гомер кичергән. Тормыш иптәше – Фин һәм Бөек Ватан сугышы ветераны Григорий Михайлович Куфелкин белән өч ул, өч кыз үстергәннәр. Кызганычка каршы, тормыш иптәше 1997 елда вафат булган. Хәзерге вакытта әбинең 11 оныгы, 15 оныкчыгы бар. Бәхетле карчык гомеренең көзен төпчек кызы Любовь Григорьевна белән кияве Юрий Николаевич Анисимовлар гаиләсендә үткәрә