ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2013 ел
чәршәмбе
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә Олы Кайбычтагы ялпаркында узган бәйрәм пионер галстуклы, быргы, барабанлы мәктәп елларын хәтерләтте  миңа. Безнең кебек кызыл галстуклар таккан укучыларны күрү әнә шул балачак елларына кайтарды.

4
июнь, 2013 ел
сишәмбе
Кичэ унберенче класс укучыларының математикадан бердәм дәүләт имтиханы тапшырдылар.

3
июнь, 2013 ел
дүшәмбе
Майның соңгы көнендә “Казан” милли мәдни үзәгендә “Балалар дөньяны ясый” республика бәйгесе җиңүчеләре һәм лауреатларын бүләкләделәр.

1
июнь, 2013 ел
шимбә
23 май көнне мәркәзебез Казанда Туган тел көненә багышланган Россиякүләм форумга милли мәгариф өчен җаваплы кураторлар, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, ветеран укытучылар җыелды.

Җәйнең беренче көнендә билгеләп узылучы Халыкара балаларны яклау көнен быел Кайбычта зурлап үткәрергә җыеналар. Бу көнне балаларга, әти-әниләренә, әби-бабайларына күңелсез булмасын өчен барысы да эшләнә.

Басуларда күпьеллык үләннәр өлгереп килә.  Безнең механизаторлар печәнгә төшәргә әзер инде. Терлек азыгы урып- җыю техникасын да  күптән әзерлек сызыгына куйдылар. Шулай да печәнгә төшәр алдыннан  Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгы фәрманы белән һәр елны техника  энә күзеннән үткәрелә. Бездә үзара тикшерү министрлыкның терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илсур Закиров рәислегендә узды.

30
май, 2013 ел
пәнҗешәмбе
“Гөбенә” агрофирмасының Турминское авылыннан ерак түгел, бормаланып аккан Гөбенә елгасы буена урнашкан җәйге лагеренда машина белән сыер саву операторлары һәм ясалма орлыкландыру  технологлары бәйгесе булды.

28
май, 2013 ел
сишәмбе

Бүген Кайбыч мәктәпләрендә белем алучы 171 укучы математикадан дәүләт йомгаклау аттестациясе узды. Дөрес, Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәбендә урнашкан имтихан тапшыру пунктында аларның 169ы гына имтихан бирде.

Шушы көннәрдә кичке якта, халык эштән өйләренә кайткач, Олы Кайбыч урамнарында милли киемнәрдән, гармун моңына кушылып җырлаучыларны сез дә ишеткәнсездер, күргәнсездер.

23
май, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Кайбычта татар халык ашлары көне узды. Икмәк пешерү комбинаты хезмәткәрләре пешергән гөбәдия, пәрәмәч, сумса, кабартмалар телеңне йотарлык иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International