Иң гыйлемле татар теле укытучысы Кайбычта

2013 елның 1 июне, шимбә

23 май көнне мәркәзебез Казанда Туган тел көненә багышланган Россиякүләм форумга милли мәгариф өчен җаваплы кураторлар, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, ветеран укытучылар җыелды.

Россия буенча үткәрелгән “Туган тел” мастер-класс бәйгесенең “Иң гыйлемле татар теле укытучысы” номинациясендә җиңүче Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Хәмидуллина Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы һәм истәлекле бүләгенә ия булды. Иске Тәрбиттән ветеран-укытучы Гүзәл Павловага министрлыкның Рәхмәт хаты һәм бүләге тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International