Кайбычта Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм Сабантуй мәйданында узачак

2013 елның 1 июне, шимбә

Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чарасы Сабантуй мәйданында узачак. Анда Татарстанда пионер хәрәкә­тенәнең 90 еллыгына багышланган район слетында катнашачак укучылар да чакырыла. Бәй­рәм­дә мәктәпләрнең пионер оешмалары ветераннарын да хөрмәтләя­чәк­ләр, иҗат түгәрәкләрендә, “ЭКО” өстәмә белем бирү үзәге һәм мәгариф учреждениеләрендәге түгәрәк­ләрдә шөгыльләнүче укучылар концерт куя. Аз керемле, күп балалы гаи­ләләрдә тәрбияләнүче­ләр, физик мөмкинлекләре чикле булган авыру балалар, ятимнәр социаль тармакта эшләүчеләрнең игътибар үзәгендә торачак.

– Балаларның әлеге категориясе өчен “Наз” хәй­рия фонды Казандагы бер сәүдә үзәгендә сәяхәт оештыра. Алар  төр­ле аттракционнарда ял итә, төрле уеннарда катнаша ала, балаларга мах­сус бүләкләр дә каралган. Дүшәмбе көнне Олы Кайбыч мәктәбе укучылары Казанга С.Булаков әсәре буенча куелган спектакль карарга бара. Ул Кәрим Тинчурин исемендәге театрда төрек халыклары фестивале кысаларында уза. Без 3 июньдә “Әти­ләрнең төр­лесе була” дигән темага түгәрәк өс­тәл артында сөйләшү уздырырга җые­набыз. Әле­ге чарага ялгызы гы­на бала тәрбия­ләү­че әти­ләр чакырыла. Районда шундый уналты әти яши. Авыр тормыш хәлендә калган балаларның җәйге ялын оештыруга да зур игътибар бирәбез. Бүгенге көндә 18 бала “Зөя+” лагеренда беренче сменада ял итә. Ел дәвамында республика һәм федераль акча исәбеннән 95 укучыны ял иттерергә җыенабыз, – дип планнары белән уртаклашты район социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева.

Өлкәннәр еш кына балаларны тормыш чәчәкләре дип әйтергә яраталар. Бездә дә бу хакта онытмыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International