Пәрәмәч, өчпочмак...телеңне йотарлык!

2013 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

“Кайбыч кооператоры” җәмгыятенең икенче кибетендә оештырылган күргәзмәдә татар халкы гына пешерә торган камыр ризыкларының киң ассортименты урын алган иде.

-- Районның отчет җыелышында үткәрелгән күргәзмәдә безнең продукциягә сорау зур булгач, камыр ризыкларын пешереп, авылларга чыгып сата башладык. Бу күргәзмәне оештыруның да максаты – халык арасында үзебездә җитештерелгән ризыкларга карата кызыксындыру уяту. Киләчәктә камыр ризыкларын ипи белән бергә район үзәгендәге, авыллардагы кибетләргә дә таратачакбыз. Халык соравына карап, ассортиментны тагын да баетырга исәплибез. Икмәк пешерү комбинатына пироглар, гөбәдияләр, өчпочмаклар, кош теле һәм башка камыр ризыкларына заказлар да кабул итә башладык, - диде Кайбыч икмәк пешерү комбинаты технологы Гөлшат Зәкиева. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International