Кайбыч районыннан 103 укучы математикадан БДИ тапшырды

2013 елның 4 июне, сишәмбе
Федоровское урта мәктәбендәге имтихан тапшыру пунктында быел мәктәпне тәмамлаучы 103 укучы БДИ тапшырдылар.  Аның барышын дәүләт имтиханы тапшыру буенча Казаннан килгән уполномоченный- архитектура-төзелеш университеты вәкиле, дүрт җәмәгатьчелек күзәтчесе күзәтә. Имтихан иртәнге сәгать унда башланды һәм ул 3 сәгать 55 минут дәвам итте. Укучыларга линейкадан файдаланырга рөхсәт ителә. Математикадан имтихан тапшыру өчен чыгарылышларга кимендә 24 балл җыярга кирәк. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International