ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2013 ел
сишәмбе
Яңа юл элеккесеннән ни белән аерылачак соң? Мәсьәләгә ачыклык кертүен үтенеп, прораб Александр Барсуковка мөрәҗәгать иттем
Узган атнаның шимбәсендә башкалабызда Бөтендөнья җәйге Универсиада уеннарының ачылу тантанасы үтте. Үз күзләре белән күрүчеләр аны инде өченче көн мактый. Тантана нәрсәсе белән истә калачак дигән сорау белән газета укучыларыбызны да аптыратып алдык әле

8
июль, 2013 ел
дүшәмбе
Галия Кайбицкая музее каршындагы мәйдан каршысында пәйда булган самавырга сокланмаган кеше бармы икән!? 
Төзүчеләр әлеге модульле пунктның стеналарын узган атнаның сишәмбесендә генә монтажлый башлаган. Өч көн эчендә түбәсен дә күтәреп куйганнар. 

4
июль, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Бу зарарлы корткычның үзен күргәнем булмаса да, “Саранча кебек килеп ябырылды”, дип әйтүләрен ишеткәнем бар иде. Чыннан да, бик куркыныч бөҗәк икән ул, үсемлекләрне, иген кырларын, күпьеллыкларны, яшелчәләрне тамыры белән юк итәргә сәләтле, ди. 
Әгәр дә анда барып, спорт ярышларын карарга мөмкинлегегез юк икән, бер дә кайгырмагыз. Сез XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың барлык төп уеннарының турыдан-туры трансляциясен, спортчылар белән әңгәмәләрне Универсиада уенын яктырту өчен махсус оештырылган сайттан карый аласыз. Адресы: www. russiasport.ru.
15 егет Апастагы “Зөя” лагерендагы “Яшь десантчы” хәрби-палаталы сменасына ял итәргә китте. 

3
июль, 2013 ел
чәршәмбе
XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарының төп символы – Универсиада уты 3 июльдә Кайбычка килеп җитте. Казан Универсиадасы уты эстафетасы бөтен халыкара студентлар спорты тарихында иң озыны һәм дөньяның биш өлешен үз эченә ала. Маршрутның гомуми озынлыгы – 104 мең чакрым, шуның 60,5 чакрымы Россия буйлап. Кайбыч  маршрутны төгәлләүче биш район арасына керә.
8-13 июльдә район үзәк сырхауханәсендә күчмә маммография эшләячәк. 
Мәктәп укучылары, өлкәннәрне муниципаль хезмәтләр порталыннан (uslugi.tatarstan.ru) файдаланырга өйрәтеп, “Иң актив укучы” балл-рейтингында һәм “Татартсанда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталын үстерү” ижади номинациясендә катнаша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International