8-13 июльдә район үзәк сырхауханәсендә күчмә маммография эшләячәк.
“2013-2015 елларда урта яшьтәгеләргә диспансеризация үткәрү” республика программасы кысаларында беренче этапта 1380 кешене тикшерергә җыеналар. Бу – 45 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызларның биш проценты. Күкрәктә, сөт бизләрендә чир табылучыларны маммография тикшерүенең икенче этабында республика онкология клиникасы врачлары караячак.