Олы Тәрбиттә яңа фельдшер-акушерлык пункты сафка басачак

2013 елның 8 июле, дүшәмбе

Төзүчеләр әлеге модульле пунктның стеналарын узган атнаның сишәмбесендә генә монтажлый башлаган. Өч көн эчендә түбәсен дә күтәреп куйганнар. 

– Без бирегә килгәндә баганалар гына бар иде, – ди монтажчылар Константин, Станислав, Максим, Альберт.

Егетләрнең барысы да армия мәктәбен узган, республиканың авыл районнарында фельдшер-акушерлык пункты төзү тәҗрибәләре дә бар. Бер үк вакытта электрүткәргечләре дә сузалар, янгын куркынычсызлыгы сигнализациясе дә урнаштыралар. Максатлары – эшләрен  ун көн эчен­дә төгәлләү. Шуңа да вакыт белән дә хисаплашмыйлар. Иртәнге сәгать дүрттә эшкә тотыналар да, кичке унга кадәр тө­зиләр. Дөрес, кояш уттай кыздырганда бераз тукталып торалар.

– Төзүчеләр бөтенләй йокламый ахры, – ди алар турында авыл халкы.

– Мин түзмәдем, медпунктны карап кайттым инде, – ди Людмила Сорокина.

– Урынын да дөрес сайлаганнар, авыл уртасында, ак каеннар янында, – дип шатлана Людмила Тараканова. – Искесе дә без­гә озак хезмәт итте. Кы­рык яшьтән узып барам, үземне белә башлаганнан бирле авыл халкы шунда йөрде.

Олы Тәрбиттә яшәүчеләрнең барысы да медицина хезмәте  күрсәтүнең тагын да яхшырачагына, бала табучыларның кү­бәюенә, гомер озынлыгының артачагына ышана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International