Олы Кайбыч уртасында зур самавыр “кайный”

2013 елның 8 июле, дүшәмбе

Галия Кайбицкая музее каршындагы мәйдан каршысында пәйда булган самавырга сокланмаган кеше бармы икән!? 

Әлеге самавырны Кече Кайбычтан Алмаз Низаметдинов ясаган. Ә эскизын улы Айнур тәкъдим иткән. Бу урынга зур самавырны икесе бергә урнаштырганнар.

Алмазның агачка да, тимергә дә җан өрергә сәләтле алтын куллы егет икәнлеген яхшы беләбез. Бар күңелен, җанын-тәнен биреп эшләгәнгә күрә самавыры да матур килеп чыккан. Хәзер юлчылар, шунда тукталып, кызу көннәрдә сусауларын баса ала. Алмаз кебек уңган һөнәрчеләр һәр авылда диярлек бар. Безнең җирлектә туып-үскән җырчы-композиторлар, хәрбиләр төбәгебезне данлый. Матурлыкны үз куллары белән тудыручылар –  горурлыгыбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International