Әгәр дә анда барып, спорт ярышларын карарга мөмкинлегегез юк икән, бер дә кайгырмагыз. Сез XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың барлык төп уеннарының турыдан-туры трансляциясен, спортчылар белән әңгәмәләрне Универсиада уенын яктырту өчен махсус оештырылган сайттан карый аласыз. Адресы: www. russiasport.ru.
Әлеге сайт – “Спорт тапшырулары”ның структур бүлекчәсе. Төп вазифалары – Казандагы Универсиаданы һәм 2014 елда Сочида узачак XXII кышкы олимпия уеннарын югары сыйфатлы форматта (HD) төшерү һәм халыкка күрсәтү. Универсиада вакыйгаларын яктыртып баручы бу интернет-портал мәктәп, студентлар, яшьләр спорты һәм массакүләм спортны пропагандалау һәм үстерү максатында оештырылган.