ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2014 ел
җомга
Бу атнада республикада “Татарстанның чиста урманнары” дигән акция старт алды.
Авыл кешесенең тормышын терлексез күз алдына китерүе кыен. Чөнки элек-электән мал асрау авыл халкының канына сеңгән, ул үз хуҗалыгында җитештерелгән продукция хисабына гаилә бюджетына өстәмә керем кертә.
Кешеләрнең хезмәткә булган хокуклары үтәлешен тәэмин итү, аларга хокукый яктан ярдәм итү буенча 21-24 апрель көннәрендә “Кайнар линия” телефоннары эшли.

17
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бу атнаның 19 апрелендә Кайбыч районы мөстәкыйльлек алуга 23 ел тула. Район туган көнен быел да зурлап билгеләп узарга җыеналар
Олы Подберезье авыл җирлеге Советының чираттан тыш утырышында авыл җирлеге башлыгы итеп моңа кадәр “Чекмарев” крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе булып эшләгән Федор Чекмарев сайланды.
Район хуҗалыкларында язгы кыр эшләре уңышлы дәвам итә. Хәзерге вакытта район буенча уҗымнарның – 2916, күпьеллык үлән культураларның 173 гектарына минераль ашлама кертелде.

16
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
Соңгы елларда авылларны үстерүгә юнәлдерелгән аграр сәясәт агросәнәгать тармагындагы хәлне уңай якка үзгәртергә, җитештерү темпларын арттырырга, кече һәм урта бизнесны үстерергә, читтән инвестицияләр, заманча яңа технология­ләр җәлеп итәргә  мөмкинлек бирде.

15
апрель, 2014 ел
сишәмбе
Бүген безнең район сөт җитештерү буенча республикада дүртенче урында бара. Татарстан күләмендә шундый югарылыкта булу, бер яктан дәрәҗә, икенче яктан зур җаваплылык та: чөнки үр менәсе читен, ә түбән тәгәрисе бик җиңел. Әлеге биеклектән төшмәс өчен терлекчеләрдән дә, зоотехник-ветеринар, ясалма орлыкландыру технологлары, җитәкчеләрдән дә зур тырышлык сорала. Сүз дә юк, бер уңыш та үзеннән-үзе генә килми. Әтнә, Саба кебек мул сөт савучы районнар арасына зур тырышлык бәрабәренә керә алдылар. Бүген Кайбыч савымчылары һәр сыердан 18,1 килограмм сөт сава һәм дәүләткә 70,9 тонна сөт тапшыра.
Татарстанда 1 апрельдән язгы чакырылыш кампаниясе башланды һәм ул 15 июльгә кадәр дәвам итә. Бу чакырылышта Кайбычтан 21 егет армиягә китәргә җыена. Булачак солдатларның беренче төркеме хезмәт итү урыннарына 14 майда озатылачак.
Мин 1959 елның 5 августында Кече Кайбыч авылында дөньяга килгәнмен. Әтием банкта инспектор, әнием гади колхозчы, өйдә безне ярыштыра-ярыштыра догалар өйрәтүче әбиебез дә бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International