Олы Подберезье авыл җирлегенә яңа җитәкче сайладылар

2014 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе
Узган атнаның җомгасында үткән әлеге утырышта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, авыл җирлеге депутатлары, авыл халкы катнашты. Район башлыгы 2005 елдан бирле Олы Подберезье авыл җирлеге белән җитәкчелек иткән һәм хәзер лаеклы ялга чыккан Станислав Кирилловка, җирле үзидарә органнарын үстерүдәге хезмәтен югары бәяләп, Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды. Сайлау яшерен тавыш бирү юлы белән узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International