Кайбычның туган көне бәйрәм чараларына бай булачак

2014 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе
Олы Кайбычта шимбә көнне күңел ачу чаралары иртәнге сәгать сигездә үк башланып китә. Бәйрәм дүрт мәйданчыкта уза: район Советы һәм башкарма комитетны үз эченә алган җәмәгатьчелек үзәге, мәктәп, Галия Кайбицкая музее һәм район мәдәният йорты янында. Мәйданнарда авыл җирлекләренең фольклор ансамбльләре, мәктәп укучылары, үзешчән сәнгать осталары, гармунчылар чыгыш ясый. Анда милли ризыклар да тәкъдим ителәчәк. Район туган көненә кадәр барлык авылларда да өмәләр үткәрү бурычы куелды. Бәй­рәм чараларына рәхим итегез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International