Олы Кайбычка барган саен район үзәгенең көннән-көн матурлана баруына, чәчәк атуына куанып кайтам. Аны үзебез укып йөргән, шунда эшләгән еллардагы чор белән чагыштырам. Әгәр район кайтмаган булса, бу кадәр үзгәрешләр булмас иде.
Кайбычымның тагын туган көне җитте: 19 апрельдә аның мөстәкыйль район булып яши башлавына 23 ел тула. Шушы еллар эчендә ул танымаслык булып үзгәрде. Әгәр дә Кайбыч яңадан район статусын алмаган булса, Олы Кайбычта кайчандыр басу булган урыннарда берсеннән-берсе яңа йортлар, заманча итеп төзелгән административ биналар калкып чыгар идеме икән? Бүген районыбызның кайсы гына авылына барсаң да, андагы матур үзгәрешләргә тап буласың. Район башлыгы Альберт
Рәхмәтуллинның котлау мөрәҗәгатендә дә бу ачык чагыла: