КАЙБЫЧЛЫЛАР « ТАТАРСТАННЫҢ ЧИСТА УРМАННАРЫ» АКЦИЯСЕНӘ КУШЫЛА

2014 елның 18 апреле, җомга

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан ел да үткәрелүче әлеге чараның максаты – урманнарны санитар чистарту, табигатьне саклау. Бу юлы да Кайбыч өлгер булып чыкты. Әле акция башланганчы ук укучылар урманнарны чистартуга үз өлешләрен кертте. Узган атнаның шимбәсендә безнең районда тирә-юньне чүп-чардан чистарту буенча өмә үткәрелде. Оешма-предприятиеләр коллективлары бу көнне үзләренә беркетелгән участокларны тәртипкә китерде, урамдагы баганаларны акка буяды. Ә Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбенең алтынчы һәм җиденче класс  укучылары Кайбыч урманчылыгы питомнигында эшләде. Алар яшь үсентеләр арасын узган елдан калган коры-сарыдан, чүп-чардан, көнкүреш калдыкларыннан чистартты. Үзе­нең имәннәре белән дан тоткан Кайбыч урманнарын саклау барыбызның да намус эше. Хәзер көн­нәр җылынуга күңел табигать кочагына ашкына башлый. Бу аңлашыла да: барыбыз да табигать балалары бит. Анда җаныбызга сихәт алгандай булабыз. Әмма яхшылыкка яхшылык белән җавап бирсәк иде. Урманнарда үзебездән соң чүп-чар калдырмыйк, агачларны сындырмыйк, кошлар һәм җән­лек­ләр дөньясына зыян китермик. Шуны онытмасагыз иде: табигать бездән башка яши ала, ә без аннан башка тора алмыйбыз. «Татарстанның чиста урманнары» акциясе Кайбычта быел да югары дәрә­җәдә оештырылыр, дип ышанасы килә.

 

 


Луиза СӨНГАТУЛЛИНА


 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International