ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2014 ел
җомга
Кайбыч укучылары 26 июнь – Халыкара наркотик матдәләр куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне уңаеннан билгеләп үтелүче “Наркотикларсыз тормыш” акциясенә кушылды.

29
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Мөрәле авылы мәдәният йортында узган “Пар канатлар” кичәсенә тормыш сукмагыннан 50 ел бергә атлаучы гаилә парларын чакырганнар иде.

28
май, 2014 ел
чәршәмбе
Безнең барыбызның да матур-төзек авылда яшисебез, чиста урман, болын-кырларда ял итәсебез, саф сулы елгада су коенасыбыз килә.
Бүгенге язмабыз үзләренең тырыш, намуслы хезмәтләре белән илебез табынын баетуда лаеклы өлеш кертүче терлекчеләр турында. Таң әтәчләреннән дә иртәрәк торып, таныш сукмаклар буенча фермага, сыерлары янына ашыга алар.
Татарстан Диния нәзарәтенең пропаганда бүлеге белгечләре һәм “Зәкат” хәйрия фонды тарафыннан үткәрелгән әлеге бәйгедә Татарстанның 45 мөхтәсибәтеннән 700гә якын бала катнашты. Алар арасында Олы Кайбыч, Кошман, Кече Кайбыч, Чүти, Ябалак авылларыннан да укучылар бар иде. Илүсәнең җиңүенә барысы да шатланды.

27
май, 2014 ел
сишәмбе
Яшеллекә күмелгән иркен бакчалы, зур территорияле, ике катлы Мөрәле төп мәктәбенә “Соңгы кыңгырау” бәйрәменә килгәч, укучылар саны аз булуына игътибар иттем. Мәктәп директоры Лилия Минһаҗева әйтеп узганча, әллә ничә урамлы Мө­рәленең  34 кенә укучысы бар икән. Әле аларның да алтысы, бы­ел бу мәктәпнең тугызынчы классын тәмамлап, урта гомумбелем алырга Федоровское урта мәктәбенә китәчәк. Беренче класска ике генә бала килүе көтелә.

26
май, 2014 ел
дүшәмбе
Мөрәле төп мәктәбендә соңгы кыңгырау бәйрәме район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашында узды. Әлеге мәктәптә алты укучы тугызынчы классны тәмамлый, ике укучы беренче класска керергә җыена.
23 майда “Ак барс Кайбыч” җәмгыятенең беренче филиалына караган Олы Урсак фермасында машина белән сыер саву операторлары һәм ясалма орлыкландыру технологлары бәйгесе үтте.

25
май, 2014 ел
якшәмбе

Мөрәле мәктәбенең тугызынчы классын тәмамлаган укучыларны Федоровскоеда булачак супер-мәктәп көтәчәк


23
май, 2014 ел
җомга
1914 елның 15 апрелендә Олы Кайбыч авылында ун балалы гаиләдә сигезенче бала булып дөньяга килгән Нурсәя Хикмәтулла кызы Нуретдинова – минем өчен чын ачыш булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International