Мөрәле мәктәбенең тугызынчы классын тәмамлаган укучыларны Федоровскоеда булачак супер-мәктәп көтәчәк

2014 елның 25 мае, якшәмбе
Мөрәле мәктәбенең тугызынчы классын тәмамлаган укучыларны Федоровскоеда булачак супер-мәктәп көтәчәк

24.05.2014 15:37 | Көн темасыПринтерга

Мөрәле мәктәбенең тугызынчы классын тәмамлаган укучыларны Федоровскоеда булачак супер-мәктәп көтәчәк

Мөрәле төп мәктәбендә соңгы кыңгырау бәйрәме район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашында узды. Әлеге мәктәптә алты укучы тугызынчы классны тәмамлый, ике укучы беренче класска керергә җыена.


-Авылда балалар саны азрак шул,- диде район башлыгы чыгарылышларны, укытучыларны, тантана кунакларын бәйрәм белән котлаганнан соң. -Мәктәптә уку-укыту өчен бөтен шартлар да тудырылган. Бу ике катлы мәктәпне укучылары булганда гына саклап калып булачак. Авылда яшь гаиләләр күп булса, демография дә уңай якка үзгәрер иде. Бүген мәктәпне тәмамлаучы укучылар укуларын Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәбендә дәвам итәр, дип ышанам. Анда сезне супер-мәктәп көтәчәк. Чөнки бу мәктәптә хәзер 14 миллион сумлык ремонт эшләре алып барыла, балалар бакчасын ремонтлауга өстәмә өч миллион ярым сум акча акча бүлеп бирелде. Һәм инде, укуны тәмамлап, һөнәр үзләштергәннән соң, туган якларга эшкә көтәбез сезне. Мөрәледә юл төзергә җыенабыз, мәдәният йорты ремонтланды. Халыкка яхшы булсын, дип тырышабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International