Мөрәле төп мәктәбен тәмамлаучыларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлады

2014 елның 27 мае, сишәмбе


Чыгарылышларны – тугызынчыларны “Соңгы кыңгырау” бәйрәме белән котларга килгән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да үз чыгышында шуңа басым ясады.

– Мәктәптә балалар саны азрак шул, – диде ул укытучылар, ата-аналарга мөрәҗәгать итеп. – Белем алу өчен бөтен шартлары булган бу мәктәпне киләчәктә укучылары булганда гына саклап калып булачак. Шуңа да чыгарылышларга мөрәҗәгать итәм: һөнәр үзләштергәннән соң, туган ягыбызга эшкә кайтыгыз. Авылда яшь гаиләләр күп булганда, демография дә яхшырыр. Ә без, үз чиратыбызда, Мөрәленең социаль йөзен үзгәртүне кайгыртабыз. Мәдәният йортыгыз яхшы итеп ремонтланды, хәзер урамда юл төзергә җыенабыз. Бүген бу мәктәпне тәмамлаучы укучылар укуларын Федоровское мәктәбендә дәвам итәр, дип ышанам. Анда сезне супер-мәктәп көтәчәк. Чөнки анда хәзер 14 миллион сумлык ремонт эшләре башланып китте, балалар бакчасын ремонтлауга өстәмә акча бүлеп бирелә.

“Соңгы кыңгырау” бәйрәменә ел саен ашкынып килүче 95 яшьлек ветеран-укытучы Наилә Хәмидуллина да мәктәпнең матурлыгына соклана:

– Бәхетле балалар сез. Без бик авыр шартларда укыдык, салкыннан язу карасы ката иде. Мин мәктәптә бер ел укыткач, Бөек Ватан сугышы башланды. Авыр шартларда укырга, белем алырга туры килде безгә.

Ә тугызынчылар – ике Гөлназ, Алмаз, Алия, Самат, Айрат укытучыларына, әти-әниләренә булган рәхмәтләрен шигъри юллары, җырлары аша белдерде.


 

 


Луиза Сунгатуллина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International