Мөрәледә Гаилә көне уңаеннан 50 ел бергә яшәүче гаилә парларын катнашында кичә узды

2014 елның 29 мае, пәнҗешәмбе
Сәхнә түрендә ярты гасыр бергә гомер кичерүче Әл­фия һәм Җәүдәт Мозаффаровлар, Нурзидә һәм Хә­бир Тимергалиевлар, 35 ел бергә яшәүче һәм җиде бала тәрбияләп үстергән Нурзат белән Мансур Хисамиевлар гаиләләрен хөрмәтләделәр. Алар үзләренең тормыш юллары, авырлыкларны ничек җиңүләре турында сөйләде, акыллы балалар тәрбияләү серләре белән уртаклашты, бер-береңне гафу итә белеп, түзем һәм сабыр булып яшәгәндә генә ныклы гаилә төзеп булганлыгын яшьләргә җиткерде. Кадерлеләрен котларга балалары, кияү-киленнәре, оныклары да килгән иде. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьә­ләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова үрнәк гаиләләрне кайнар котлады һәм район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Мөрәле авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин дә аларга бүләкләр әзер­ләгән иде. Әлеге тантанага районның барлык мәдәният йортлары методистлары, китапханәчеләре чакырылган. “Пар канатлар” кичәсе авыл үзешчәннәре һәм  мәдәният йорты хезмәткәрләре чыгышы белән бергә үрелеп барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International