Болгардагы “Ак мәчет”тә республика күләмендә узган Коръән укучылар бәйгесендә Кошман кызы Илүсә Насретдинова беренче урынны яулады

2014 елның 28 мае, чәршәмбе

– Остазым Мөслимә апага рәхмәтлемен. Бу – безнең уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсе. Бәйгедә катнашудан тыш, музейларда экскурсиядә булдык. Безне бер эшмәкәрнең хуҗалыгына да алып бардылар әле. Андагы страусларны күреп шаккаттык, – диде Илүсә.

Әңгәмәбезгә Мөслимә апасы Яруллина кушылды:

– Илүсә – тырыш кыз. Узган елларда районда үткәрелгән Коръән укучылар бәйгеләрендә дә җиңү яулап килде. Быелгы  бәйгедә, авырып китү сәбәпле, катнаша алмаган иде. Шулай да, аның узган еллардагы җиңүләрен исәпкә алып,   бәйгедә катнашучылар исемлегенә керттеләр. Укучым өчен бик шатланам.

Татарстан мөфтие урынбасарлары Илдар хәзрәт Баязитов, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев катнашында узган бу чарада балалар ислам дине тарихына, пәйгамбәребез тормышына багышланган викторина сорауларына да җавап бирде.

Изге Болгар җирләреннән  кайтучыларны каршы алгач, Дамир хәзрәт Гыйниятуллин Коръән укучы балалар арасында районда үткәрелгән бәйге җиңүчеләре – Олы Кайбычтан Илназ Сәлахиевка, Чүтидән Алсу Закировага айпадлар бүләк итте.

– Әлеге бәйге Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү көне алдыннан узды. Буыннар алмашы дәвам итүенә шатланырга кирәк, – диде район мәхтәсибе Дамир хәзрәт.

 

 


Мингазиз Сунгатуллин


 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International