Кайбыч районы укучылары Галия Кайбицкая музеенда булды

2014 елның 12 декабре, җомга

Әле шуны көннәрдә генә Галия Кайбицкая исемендәге музейга төрле мәктәпләрдән беренче сыйныф укучылары әти-әниләре белән бергә килде. Әлеге проект кысаларында балалар яшьтән үк туган төбәгебезнең тарихын, шәхесләрен белеп үсә. Монда, әлбәттә, баласының мәдәни яктан белемле булуына битараф булмаган ата -аналарның да өлеше зур. Багай авылыннан Василий һәм Людмила Макаровлар гаиләсе моның ачык мисалы. Людмила ханым музейга өч баласы, беренче сыйныфта укучы кызлары Карина, дүрт яшьлек Ангелина һәм әле ике яше дә тулмаган уллары Матвей белән килгәннәр иде. Балаларга иң ошаганы Галия Кайбицкая арияләре булды. Ангелина биергә җилпенсә, Матвей кушылып җырлап җибәрде. Карина җитди һәм кызыксынучан, экскурсия барышында һәр яңалыкны игътибар белән тыңлады. Ә инде көндәлеккә билге куйганда, тамгаларның шактый җыелуына игътибар иттем. Кыска вакыт аралыгында балалар әти-әниләре белән мәркәзебез Казанның күп кенә тарихи, мәдәни чараларында булырга өлгергәннәр.

Хөрмәтле беренче сыйныфта укучы нәни дусларыбыз һәм әти-әниләр! Сезне дә Галия Кайбицкая исемендәге музейга экскурсияләргә көтеп калабыз! 


 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International