.jpg)
Очрашу башында социаль яклау бүлеге психологы Светлана Абросимова психологик треннинг үткәрде. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Гүзәл Галиуллина “Россия Федерациясе гражданнарына социаль хезмәт күрсәтү нигезләре турында” 442 нче законы нигезләмәсе белән таныштырды.
Район социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева әйтүенчә, яңа елдан соң, әлеге закон нигезендә бүлек хезмәткәрләре һәр инвалид бала белән эшләүнең өч еллык шәхси программасын төзиячәк. Бу программа нигезендә шөгыльләнү өчен инвалид балаларның әти-әниләренең ризалыгы һәм язмача гаризасы кирәк.
Бу хакта тулырак газетаның киләсе санында тулырак укый аласыз.