Олы Кайбычтагы бассейн “Салават күпере” исемен йөртәчәк

2014 елның 9 декабре, сишәмбе

Районның төрле авылларында яшәүче укучыларыбыз кочак-кочак исем җибәрде. Иң беренче булып, үзәк китапханә хезмәткәрләре үз вариантларын тәкъдим итте. Борындыктан Талия Хәмидуллина, Морза Бәрлебашыннан Илгиз Борһанов, Олы Кайбычтан Вәкил Сәлахиев, шулай ук башка укучыларыбыз күптөрле исемнәр уйлаган булып чыкты. Күбесенә “Дулкын”, “Дельфин”, “Шатлык”, “Золотая рыбка” исемнәре ошаган. Бу исемнәрнең барысын да җыеп район башлыгына тапшырдык һәм, фикерләшкәннән соң, “Салават күпере” исеменә тукталдылар. Әлеге исемне район Советы хезмәткәрләре тәкъдим итте. Җиңүчегә бүләк вәгъдә иткәннәр иде бит. «Салават күпере» – уртак тәкъдим, шуңа да бүләк бирелмәде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бассейнга исемнәрне беренче булып җибәргән үзәк китапханәне, активлыклары өчен, айлык бер абонемент белән бүләкләргә булды.


 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International