ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2015 ел
шимбә
Авыл җирлекләрендә отчет җыелышлары башланды. Әлеге җыелышлар 31 гыйнварга кадәр дәвам итә.

15
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Кече Мәмедә дә халык яшәеше өчен бөтен шартлар да тудырылган: заманча итеп төзелгән мәктәпләре, шунда ук балалар бакчасы эшли, почта, фельдшер-акушерлык пункты, әллә ничә кибетләре бар, шәһәрләр дә көнләшерлек мәдәният йортлары, китапханә, Саклык банкы бүлекчәсе эшли. Әмма соңгы өч елда җирлектә бер генә туй да узмаган, балалар бакчасына 13 кенә бала йөри, мәктәптә 53 укучы белем ала. Беркайчан да суүткәргече булмаган авылда бу юнәлештә дә зур эш башкарылды. Район башлыгы булып эшли башлавының беренче елында ук шушы мәсьәләне хәл итүгә алынган район җитәкчесенә бу җыелышта халык тагын бер тапкыр олы рәхмәтен белдерде. Миллионнарча сумнарга төшереп, суүткәргече суздылар монда, хәзер 37 кеше өйләренә су керткән. Әле кайчан гына керне автомат машина белән юарга хыялланган хуҗабикәләрнең хыяллары тормышка аша.  Җәйгә су кертүчеләр тагын да күбрәк булсын иде, дигән теләк белдерделәр. Элек суны үзләренең коесыннан алып яшәсәләр, хәзер башняга бәйле проблемалар килеп чыккан. Үтә салкыннарда башня кату сәбәпле, авылда берничә көн су булмаган. Алга таба да шундый хәл килеп чыкмасын өчен башняны карап торырга  аерым кеше билгеләргә килештеләр. Бортаста да җәен суүткәргеч торбаны алыштырганнар.

– Кече Мәмедәге күлдә казлар җәяү йөри, суы юк. Ә күл безгә бик кирәк, – диде Сергей Галанский. – Ярдәм булмасмы икән?

Яхшы экскаватор булса, мин үзем дә бу эштә булышачакмын дип әйтеп торучы бу абыйга мәсьәләне уңай хәл итәргә тырышачакларын әйттеләр.

Авыл җирлеге башлыгы Тамара Алексеева чыгышыннан соң, сораулар яңгырады. Кече Мәме, Бортасның кайбер урамнарында төнлә ут янмый дип зарланулары район башлыгын бик гаҗәпкә калдырды.

– Махсус программа нигезендә барлык авыл җирлекләрендә дә әлеге юнәлештә зур эш башкарылды. Сездә ут юк икән, бу инде җирлек хәл итәргә тиешле мәсьәлә. Атна-ун көн эчендә проблеманы хәл итегез. Ә менә Бортаста мәчет янындагы урамны 2016 елда төзекләндерү планына кертәчәкбез, – диде Альберт Рәхмәтуллин.  

Район үзәгендәге төрле оешмалардан килгән җитәкчеләр катнашында узган бу җыелышта террорчылыкны, эчкечелекне кисәтү, ялган аракы сату очракларын ачыклау һәм башкалар хакында да җитди сөйләшү булды.

Сәхнәдән җыр агыла: “Җир йөзендә авыллар күп, тик безнеке бер генә”. “Хуҗа Хәсән – әби-бабайлар нигезе” дигән китапны халыкка тәкъдим итү кичәсе әнә шулай туган авылга, туган нигезгә мәдхия җырлаудан башланып китте. Хуҗа Хәсәнем, дип өзелеп Казанда яшәүче авылдашлары Вячеслав Данилов әле яңа гына узып киткән Мәдәният елында халыкка мәңге тузмый торган зур бүләк ясады: шушы төбәк халкына багышланган китап чыгарды.

14
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе
Яңа ел алдыннан бөтен җирдә кичәләр, тамашалар гөрли. Андагы иң истә кала торган күңелле мизгелләр, ул да булса – бүләкләр, күчтәнәчләр алу. Яңа елны каршыларга бер көн кала,Кече Кайбыч мәктәбендә дә шундый күңелле кичә булып узды. Авыл имамы Мәг зүм Тимершин биредә белем алучы унбер укучыга күчтәнәчләр тапшырды.
Җирлеккә өр-яңа “Шевроле-Нива” машинасын узган елның 26 декабрендә Татарстан муниципаль берәмлекләренең IX съездында тапшырылган иде. 
Ул көнне район Советының актлар залында алма төшәрлек тә урын юк иде. Кайбыч мәктәпләрендә белем алучы укучыларның ата-аналары Татарстандагы иң көчле психологларның берсе- “Росток” психология-педагогик тернәкләндерү һәм коррекция үзәге директоры Татьяна Бәширова белән очрашуга җыелды.
2015 ел Татарстанда Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Быел республикада скверлар санын арттырырга, булганнарын яшелләндерергә җыеналар.

4
гыйнвар, 2015 ел
якшәмбе
Шүширмә авылы клубында да Чыршы бәйрәме быел да күңелле узды.
Кайбычның агрофирмалар, хуҗалыклар җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре Яңа ел алдыннан Корноуходагы фермага киңәшмәгә җыелды.
3 гыйнварда Олы Кайбыч зиратында куакларны кисү буенча өмә үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International