ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2015 ел
җомга
Бу атнаның шимбәсендә Казан шәһәрендәге “Ак Барс” яшьләр үзәгендә “Туым җондызы” – “Раштуа йолдызы” фестиваленең икенче туры уза. Анда безнең районнан да катнашачаклар.

22
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе
“Татарстан – Яңа гасыр” телевидениесе аша “Без тарихта эзлебез” дигән тапшырулар циклы башлангач, аны зур кызыксыну белән карый башладык. Кайбыч төбәге дә археологик яктан аз өйрәнелгән, бу юнәлештә эшләүче танылган галимнәребез дә юк. Атнага бер чыгучы тапшыру республикадагы барлык районнарның тарихын яктырта, шуңа да безнең районга чират тиз генә җитмәс әле дип уйлаган идек.
Иртәгә-берсекөнгә, гомумән, аннан ары ни буласын беребез дә белми. Көннәрдән беркөнне язмыш Кайбычка китерер дип, уема да кертмәдем. Ләкин шулай килеп чыкты: узып киткән җәйнең июлендә мин бирегә килдем.

21
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе
Гадәттә качману (крещение) салкыннары белән дан тотса да, быел бу көнне җылы булды, җепшетте. Ләкин салкыннар качмануга бераз тоткарланган булып чыкты, синоптиклар инде бу  атнадан суыклар вәгъдә итә. Әмма православ динен тотучылар өчен бу көн салкын булды ни дә, җылы булды ни: күбесе барыбер изгеләндерелгән суда коенып, җаннарын, тәннәрен сихәтләндерә.
2014 ел нәтиҗәләре буенча Кайбыч полиция бүлеге үз категориясендәге бүлекләр арасында унбишенче урында. Узган ел барлыгы 115 җинаять теркәлгән, бу 2013 елгыдан 28гә артыграк. Әлеге һәм башка мәгълүматлар полициянең 2014 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган җыелышта яңгырады.

20
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе
"Созвездие-Йолдызлык" эстрада сәнгатенең ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең финалында катнашкан сәләтле балаларның традициягә кергән очрашулары  4 - 9 гыйнварда республикабызның иң гүзәл почмакларының берсендә – «Сосновый бор» исемендәге  ял  йортында узды.
Сабыйлар дөньяга килү соңгы вакытта сирәгрәк күренешкә әйләнеп бара һәм шуңа бәйле рәвештә районда демографик хәл кискенрәк тора. 
8-10 гыйнвар көннәрендә Татарстан Республикасы укучыларының Х Спартакиадасы кысаларында 1998-2001 елгы кызлар командалары арасында хоккей буенча чираттагы ярышлар булды.

19
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе
ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, узган елда районда 72 никах теркәлгән. 30 пар аерылышкан. Узган елның 11 аенда 158 бала туган. 250 кеше бакый дөньяга күчкән.

17
гыйнвар, 2015 ел
шимбә
Кайбычта район башлыгының оста итеп җырлавы, аның кул астында эшләүчеләрнең дә аннан калышмавы, биюгә, шаян сүзгә дә оста булулары хакында без болай да белә идек инде. Моңа кадәр куйган концертларында һәрчак тамашачы мәхәббәтен яулап килделәр бит. Бездә матур традицияләр дәвамлы: Яңа елга аяк басар алдыннан кабат сәхнәгә чыкты алар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International