Кайбычның хоккейчы кызлары да егетләрдән ким уйнамый

2015 елның 20 гыйнвары, сишәмбе

Питрәч районының Боз сараенда үткән әлеге очрашуда составында Илдус Вәлиуллин җитәкчелегендәге Олы Кайбыч һәм Александр Галкин җитәкчелегендәге Мәлки төп мәктәпләре кызларыннан төзелгән җыелма команда чыгыш ясады. Безнең кызлар башлангыч этапта Әлки (7:0) һәм Чүпрәле (3:0) районнары командаларын ышанычлы рәвештә җиңде. Ярымфиналда безнең команда боз хуҗалары – Питрәч районы командасы белән очрашты. Беренче период уртасында әлеге очрашуда кертелгән бердәнбер алка безнең команданы турнирның финалына чыгудан мәхрүм итте. Өченче урын өчен көрәштә безнең кызлар Әтнә районыннан килгән көндәшләрен, җиңүгә бернинди өмет калдырмыйча, 6:0 исәбенә җиңде. Яшь хоккейчы кызларыбызны, аларның тренерларын Спартакиаданың бронза медальләре белән котлыйбыз һәм яңа елда яңа уңышлар телибез!


 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International