Минем үзем Альберт талантлы журналист дип әйтәм, көтмәгәндә безне алып, искиткеч зур эш башкарды. Бу язмамда кайбер вакыйгаларга искәрмә язам икән, аны кемнедер төзәтү түгел, ә фикерен тулыландырып җибәрүдән, хәтергә ныграк сеңдерергә тырышудан дип кабул итәрсез. Тапшыруның авторы Альберт Шакировтан соң, олы рәхмәтемне районыбызның һәвәскәр тарихчыларына җиткерәсем килә. Һәр авылны, һәр төбәкне тирән өйрәнеп, тасвирлап бирерлек кешеләрнең шактый күп булуы районыбызның өстенлекле ягы булып торадыр. Әле күпмесен сөйләтмәдек, күпмесен сөйләтеп тә тапшыру кысаларына сыйдыра алмадык.
Димәк, кайбер искәрмәләр:
Рәсми гербыбыздагы имәннең өч тармагы ул риваяти Хәйбүч җибәргән ботаклар түгел. Районыбызның нигезен тәшкил иткән өч милләт – татар, рус, чуваш халыкларының бердәм булып яшәвен аңлата торган символ ул.
Күпчелек тарихчыларның фикеренә (Каюм Насыйри да шулай язган) тукталып узам. Борындык ул Болгардан. Фәкать минем шәхси фикер: Борындык ул борынгырак, бортаслардан килә.
Борындыкның XVII гасыр башында туплар (пушкалар) торган урынын төгәл генә атап әйтүдә бердәмлек юк. Кемдер туп асты, ди. Яисә туп өсте, диләр. Ник алай соң ул? Бик гади, ул вакытларда монда килеп утырган йомышлы татар-мишәр бабаларыбызның термины ул. Мишәрләр капканы кабак, ди. Капка төбен кабак эсте, ди. Эсте ул урын дигән төшенчәне аңлата. Димәк, туплар урнашкан урынны бабайлар “туп эсте” дигән. Без моны оныткан, шуңа астын-өстен әйләндерәбез.
Кайбычлылар горурланырлык өстәмә фактлар турында да язып узасым килә. Россиядәге беренче мөфтинең бабасы Мансур хәзрәт Борындыкый заманында нык алга киткән Бохара мәдрәсәсенә барып укыган беренче татар кешесе булган. Ә Кече Кайбычтан Мотыйгулла хәзрәт Төхвәтуллин Мисыр башкаласы Каһирәгә, дөньяның беренче университеты Әл-Әзһәргә барып укыган беренче татар. Кызганыч, үз заманнарының иң алдынгы карашлы галимнәре нахак гаепләүләргә дучар була, хәтта икесе дә патша төрмәсенә ябыла.
Яңадан Япанчы шәһәрлегенә әйләнеп кайтыйк әле. Нинди борыңгы булса да, аның үткәне түгел, бүгенгесе бәхәс тудыра. Ун елдан артык казу эшләре алып барган төркем һәм аның җитәкчесе, хөрмәткә лаек галим, эшләр Яшел Үзән районы территориясендә бара, дип белдергән иде. Гәрчә, ул урында чикне Гөбенә елгасы билгели һәм уң як яр безнең як икәнлеге беркемдә дә шик тудырмаса да. Тапшыруда бу бәхәскә нокта куелды.
Безнең якның, һәрвакыт юллар чаты булып, төрле чорларда халыкларның күченеп йөргән урыны булуы мәгълүм. Бортас – болгар – татар – чуваш – рус күченешләре. Тапшыруда беренче тапкыр мордва-мукшы эзләре турында әйтелә. Һәрхәлдә, бортасларның безнең якларга унынчы гасырларда ук мукшылар белән килеп чыгуы, бәлкем, Кайбыч – Кабацы атамасы да алар белән бәйле икәнлеген газетага элегрәк язган идек. Беренче тапшыру Бәрлебашы авылы тарихы белән тәмамланды. Бәрле тармагыннан башлап, Бәрле башына җитсәк тә, күпме авыл, күпме тарих ул тапшыруга сыймыйча калды. Аларын инде үзебез ачарбыз. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин ярдәменә таянып, без районга Фәннәр Академиясе, университет галимнәрен чакырырга җыенабыз. Максатыбыз – борынгы кабер ташларын өйрәнү һәм археология эшләрен кузгату.
Без, мәсәлән, Бәрле елгасы атамасы кайдан килә, дип баш ватабыз. Бәрлебаш авылына багышланган китапны халыкка тәкъдим итү кичәсендә китапның фәнни редакторы да булган галим Рәшит Галләм, ике дә уйламастан: “Бу күптән ачык нәрсә бит инде. “Бәрле ул – кылыч”, диде. Әлеге версиянең китап авторы Нәсим Акмалныкы икәнлеген дә кисәтте. Үзе: “Бәлки монда Бәрле исеме белән төрки кабиләләр булгандыр?” дигән фикерен белдерде. Гомумән, версияләр күп. Аларны өйрәнергә, эзләнергә генә кирәк.
Рәмис Хәялиев, район башлыгы урынбасары