Казанда “Туым җондызы”нда кайбычлылар да катнаша

2015 елның 23 гыйнвары, җомга
Керәшен җырларын оста башкаручы яшьләрне ачыклау, алга таба сәләтләрен үстерүгә ярдәм итү, керәшеннәрнең этник үзенчәлекләренә игътибарны арттыру максатында үткәрелә бу бәйге-фестиваль. Аның зоналар буенча сайлап алу туры узган елның декабрендә Иске Тәрбиттәге күпфункцияле үзәктә үткән иде. Казаннан килгән жюри иң лаеклыларны сайлап алды. Шимбә көнне башкала сәхнәсендә бездәге җиңүчеләр – Олы Тәрбиттән Мария Тараканова, Диана Леонтьева, Иске Тәрбиттән Сергей Васильев, Хуҗа Хәсәннән Юлия Макарова, Мәлкидән Сергей Бичарин, Вадим Бичарин һәм балаларның “Балтырган” фольклор ансамбле сайлап алу турында катнаша. Бу турда җиңүчеләр шул ук көнне кич белән гала-концертта чыгыш ясаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International