Иске Тәрбит авыл җирлеге башлыгы Виталий Тимофеев хәбәр иткәнчә, 850 метр озынлыктагы әлеге юл төзелеше республика программасы ярдәмендә башкарылды
Иске Тәрбит авылындагы Ленин, Казан, Көнбатыш һәм Урал урамнарын кисеп үтүче юлга вак таш җәелде.
Иске Тәрбит авыл җирлеге башлыгы Виталий Тимофеев хәбәр иткәнчә, 850 метр озынлыктагы әлеге юл төзелеше республика программасы ярдәмендә башкарылды
13 нче августтан алып 20 нче августка кадәр Казан дәүләт аграр университетының республикада бердәнбер студентлар халык театры үзенең чираттагы иҗат җимешен – “Мәхәббәт турында җыр” спектаклен Кайбыч төбәгенең төрле авылларында күрсәтәчәк.
Басуда һәр бөртек өчен көрәш бара. Без сезне алдынгы комбайнчылар белән таныштыруны дәвам итәбез
13-14 август көннәрендә Кайбыч районына “Авыл денс” бию коллективының “Кунакта” биюенә клип төшерер өчен Мәскәүдән режиссер кайта.
Кадерле райондашлар, бию коллективына клип төшерү өчен бик матур авыл йорты кирәк. Тәкъдимнәрегез булса, 21-6-72 телефон номеры буенча шалтыратыгыз!
Алабуга шәһәрендә 9-12 августта мәктәп укучыларының халыкара фестивале уза.
Анда Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнаша һәм чыгыш ясый, төрле төбәкләрдән җыелган укытучылар бер-берсе белән тәҗрибә уртаклаша, джаз концерты була, иҗади кичә һәм башка чаралар да уза. Бу фестивальдә Татарстан, Россиядән генә түгел, чит илләрдән – Германия, АКШ һәм Молдавия, Әрмәнстан һәм башка җирләрдән дә укытучылар, белгечләр, галимнәр, урта һәм югары уку йортлары вәкилләре катнаша. Алар арасында Колаңгы мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Наталья Лукоянова, Надеждино мәктәбенең математика укытучысы Гөлнара Айдамирова, Иске Чәчкаб мәктәбенең тарих укытучысы Гүзәл Гыйләҗева да бар. Фестивальдә «Педагог-мастер» республика бәйгесе җиңүчеләрен дә бүләклиләр
Муниципалитет башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кайбычлыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.