“Хөрмәтле төзелеш тармагы хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Төзүчеләр көне белән котлыйм!
Төзүче һөнәре – җәмгыятьтә хөрмәткә һәм ихтирамга лаек һөнәрләрнең берсе. Сезнең эшчәнлегегез нәтиҗәсендә безнең район елдан-ел күркәмләнә бара. Яңа торак йортлар, тормыш сыйфатын яхшырту өчен социаль объектлар торгызу дәвам итә. Төзелеш тармагында эшләүчеләрнең барысына да нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, планнарының тормышка ашуын һәм яңа һөнәри үрләр яулауларын телим”.