ЯҢАЛЫКЛАР


29
август, 2015 ел
шимбә
Бүген Кайбыч муниципаль район башлыгы А.И.Рәхмәтуллин  оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә уздырды

28
август, 2015 ел
җомга
Бу  көннәрдә барыбыз да   ихлас горурлык белән олы бәйрәм – Республика көнен билгеләп  үтәбез.  1990 елның 30 августы – Татарстан Дәүләт суверенитеты турында декларация кабул иткән көн  – дәүләтчелегебез үсешендә яңа сәхифә ачты.

Бу көнне район үзәгендәге Сабан туе аланында иртәнге сәгать уннан балалар өчен

аттракционнар эшли башлый. Ә 16.00 сәгатьтә «Кайбыч» боз мәйданы янындагы яңа парк ачыла. Тагын ярты сәгатьтән соң Сабантуй мәйданында төзелгән спорт мәйданы

файдалануга тапшырыла. Сәгать биштә кичке Сабантуе башланып китә.

Программада – ат чабышлары, спорт ярышлары, көрәш. Кайбыч районында яшәүче төрле милләт вәкилләренең яшәү рәвешен күрсәткән йортлар да эшләячәк. Сәүдә оештырыла. Бу көнне танылган җырчы Алсу Хәбибуллина һәм аның иҗат төркеме сезгә күңелле ял бүләк итәчәк. Бәйрәм салюты була, ә аннан соң – дискотека! Бәйрәмгә килегез, Татарстан көнен күңелле үткәрик!

Юбилярга Рәсәй Федерациясе Президенты В.Путинның котлавы һәм район башлыгы А.Рәхмәтуллин исеменнән бүләкләр тапшырылды

«Магнит» кибетләр челтәренең кыйбат булмаган әйберләр сату белән даны таралган. Аларның максаты – һәркем монда килеп үзенә кирәк әйберне алып кайтып китә алсын.


27
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе
27 августта  район мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләре август киңәшмәсенең пленар өлеше үткәрелде
Районыбыз кырларында урып-җыю эшләре дәвам итә. Без сезне кыр батырлары белән танышытыруны дәвам итәбез
Мәгариф учреждениеләрен яңа уку елына әзерләү сыйфаты буенча республика күләмендәге ярышта Бәрлебашы мәктәбе өченче урынны яулады. 
Чүти авылындагы Ленин, Үзәк урамнарына һәм Олы Тәрбиттәге Канаш урамына юл  салынды.

26
август, 2015 ел
чәршәмбе
29 август көнне Кайбыч районы үзәгендә күлле ял паркы ачыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International