Хөрмәтле райондашлар һәм кунаклар!
Бу көннәрдә барыбыз да ихлас горурлык белән олы бәйрәм – Республика көнен билгеләп үтәбез. 1990 елның 30 августы – Татарстан Дәүләт суверенитеты турында декларация кабул иткән көн – дәүләтчелегебез үсешендә яңа сәхифә ачты. Шушы еллар эчендә ил һәм дөнья күләмендә Татарстанның дәрәҗәсе нык күтәрелде. Безне ихтирам итәләр. Татарларның үз әдәбиятына, үз культурасына игътибары, үз-үзләренә хөрмәте артты. Гаиләнең, милли үзенчәлекләрнең һәм әхлакның кыйммәте, өлкән буыннар хезмәтенә хөрмәт һәм үзара ярдәмләшү, ватанпәрвәрлек – болар барысы да сакланды, алар уртак киләчәгебезнең какшамас нигезләре булып калырга тиеш. Ил, республикабыз ирешкән казанышларда районыбыз хезмәтчәннәренең дә саллы өлеше бар. Сәнгать, авыл хуҗалыгы, төзелеш, мәдәният һәм спорт өлкәләрендә уңышларыбыз аз түгел. Районыбызда яшәүче төрле милләт вәкилләренең какшамас дуслыгы иҗади хезмәткә тулы мөмкинлекләр ача. Барыбызның да тырышлыгы үз төбәгебезне, Республикабызны үстерүгә, ныгытуга юнәлдерелгән. Киләчәктә дә Татарстаныбыз чәчәк атсын, башкарган хезмәтебезнең уңай нәтижәләрен күрергә язсын. һәрбер йортка муллык һәм бәрәкәт иңсен! Сезгә исәнлек-саулык һәм зур бәхетләр, иҗади уңышлар, күтәренке кәеф телим.