Оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә узды

2015 елның 29 августы, шимбә

Бүген Кайбыч муниципаль район башлыгы А.И.Рәхмәтуллин  оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә уздырды.  А.Рәхмәтуллин “Заман” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең җитәкчесе Р.Җәләлиевкә Милли кухня көннәрендә актив катнашкан өчен ТР Промышленность һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасын тапшырды. Көн тәртибендә ягу сезонына әзерлек, киләчәк сайлаулар турында җаваплы кешеләр чыгыш ясады. Ял паркын ачу һәм кичке Сабантуй оештыру мәсьәләләре дә игътибар үзәгендә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International