29 августта Кайбычта узачак бәйрәм программасы

2015 елның 28 августы, җомга

Бу көнне район үзәгендәге Сабан туе аланында иртәнге сәгать уннан балалар өчен

аттракционнар эшли башлый. Ә 16.00 сәгатьтә «Кайбыч» боз мәйданы янындагы яңа парк ачыла. Тагын ярты сәгатьтән соң Сабантуй мәйданында төзелгән спорт мәйданы

файдалануга тапшырыла. Сәгать биштә кичке Сабантуе башланып китә.

Программада – ат чабышлары, спорт ярышлары, көрәш. Кайбыч районында яшәүче төрле милләт вәкилләренең яшәү рәвешен күрсәткән йортлар да эшләячәк. Сәүдә оештырыла. Бу көнне танылган җырчы Алсу Хәбибуллина һәм аның иҗат төркеме сезгә күңелле ял бүләк итәчәк. Бәйрәм салюты була, ә аннан соң – дискотека! Бәйрәмгә килегез, Татарстан көнен күңелле үткәрик!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International