Мәгариф учреждениеләрен яңа уку елына әзерләү сыйфаты буенча Идел аръягындагы районнар арасындагы ярышта Бәрлебашы мәктәбе беренче урын алганын язган идек инде. Бу көннәрдә тагын бер шатлыклы хәбәр алдык. Шул ук конкурста Татарстан Республикасы буенча Бәрлебашы мәктәбе өченче урынны яулаган. Бу мәктәпнең коллективын котлыйбыз һәм уңышлар теләп калабыз!