Кайбычлылар Кама Тамагында үткән терлекчелек буенча зона семинар-киңәшмәсендә катнашты
2015 елның 26 октябре, дүшәмбе
Кама Тамагы районында терлекчелек тармагында тугыз айлык эш нәтиҗәләре һәм кышлату чорына куелган бурычларга багышланган зона семинар-киңәшмәсе үткәрелде. Анда Иделаръягының сигез районыннан, шулай ук Кайбычтан, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре начальниклары, терлекчелек белгечләре һәм журналистлар катнашты.
Бу киңәшмә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан алты зонада уза һәм ул республиканың барлык районнарын да колачлый. Кама Тамагының башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Сабирҗанов безне район тормышы,эшчәнлекләре белән таныштырды. Бу районда да хуҗалыклар инвестор канаты астында эшли, сөрү җирләренең 86 проценты «Ак Барс» холдингы өлешенә туры килә. Киңәшмәне авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗиев алып барды. Ул сигез районның да терлекчелек тармагы буенча эшчәнлеге, кимчелекле якларына тукталды. Безнең Кайбыч хезмәтчәннәре агымдагы елның тугыз аенда матур гына нәтиҗәләргә иреште. Малларның баш санын киметмәү, ит-сөт җитештерүне арттыру – алга куйган максатларының иң зурлары. Бүгенге көндә безнең район хуҗалыкларында 16,5 мең баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шул кадәр малга кышлату чорына җитәрлек терлек азыгы әзерләнде, фермалар да ремонтланды, терлекчеләргә уңай эш шартлары тудырыла.
– Кайбыч районының терлекчелек тармагын тагын да үстерүгә мөмкинлекләре җитәрлек, – диде Нәҗип Хаҗипов. – Машина белән сыер саву операторлары арасында Россия күләмендә Татарстан данын яклаган һәм икенче урынга чыккан алдынгы савымчы эшләгән район бу. Мария Таймасова кебек савымчылар булу – район өчен зур горурлык ул.
Киңәшмәдә азык катнашмалары, төрле ферментлар җитештерүче фирмалар вәкилләре үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Дөрес кулланганда, алар ит-сөт җитештерүне арттырырга мөмкинлекләр бирә, маллар организмына да файдасы зур.